Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда светофорның кызыл төсенә туктамаган чит ил машинасы пенсионерны бәрдереп үтергән
Зыян күрүче тиешсез урында юл аша чыккан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз Chevrolet автомобиле көпчәге астына эләгеп үлгән. Һәлакәттә катнашкан ике як та юлда йөрү кагыйдәләрен бозган. Бу хакта Казанның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте кичә 12.45 сәгатьтә Ямашев проспектында булган. 25 яшьлек ир-ат идарәсендәге чит ил машинасы Бондаренко урамы ягыннан хәрәкәт иткәндә, Короленко урамы чатында светофорның кызыл төсенә туктамаган һәм 70 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүче тиешсез урында юл аша чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, пенсионер төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган. Зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән 14.55 сәгатьтә хастаханәдә җан биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз