Казанда светофорның кызыл төсенә кузгалган машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган
Чатта өч машина бәрелешкән
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда юл-транспорт һәлакәтендә 1 кеше үлгән һәм тагын 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә шәһәрнең ЮХИДИенең пропаганда төркеме.
Якынча мәгълүматларга караганда, светофорның кызыл төсенә кузгалган "Nissan Teana" автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Һәлакәт кичә 22.00 сәгать тирәсендә булган.
Якынча мәгълүматларга караганда, Җиңү проспекты буенча хәрәкәт итүче "Nissan" йөртүчесе светофорның кызыл төсенә кузгалган һәм 23 яшьлек йөртүче идарәсендәге "Hyundai i30" автомобиленә бәрелгән. Анары һәлакәт китереп чыгаручының машинасы 52 яшьлек ир-ат идарәсендәге “ВАЗ-21120” га килеп бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, “ВАЗ-21120” автомобиле йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән – ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, "Nissan Teana" автомобиленең 30 яшьлек пассажиры куркынычсызлык каешын эләктергән, шулай да зыян күргән.