news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда светофорларны яңарту өчен 22 миллион сум акча тотылачак

Светофорларны модернизацияләү һәм яңадан урнаштыру эшен 2018 ел ахырына төгәлләргә кирәк.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Григорий Князев). Республика хакимияте Казанда светофорларны модернизацияләүгә 22 миллион сум акча тотачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында басылган.

Тендер шартлары нигезендә, Казандагы дүрт урамда — Дубравная, Фучик, Восстание һәм Ибраһимов проспектында, шулай ук Бигичев һәм Фәйзи, Терегулов һәм Дубравная урамнары чатларындагы автомат көйләү системалары каралган. Биредә светофорларны яңадан куярга һәм аларга тиешле коммуникацияләр тоташтырырга кирәк.

Әлеге эшләрне башкаруга республика бюджеты 22 миллион сум акча бүлеп бирә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot