news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Суворов училищесы кадетлары “Географик диктант” язды

Суворовчылар 30 тест соравына җавап бирде.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Татьяна Иванова). Казан Суворов хәрби училищесында бүген “Географик диктант” Бөтенроссия мәгариф акциясе узды.

Диктант 12 сәгатьтә башланды. Шул ук вакытта бөтен Россия буенча меңләгән кеше бу акциягә кушылды. Сораулар мәктәп дәрәҗәсендә генә түгел, ә тирәнтен программадан да биремнәр бар. Суворовчылар 30 тест соравына җавап бирде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Суворов училищесы география укытучысы Ирина Храмова сөйләвенчә, быел диктантта 300 кеше, ә узган ел 230га якын суворовлы язган.

“Тест сораулары ел саен үзгәртелә. Алар Россияне тирәнтен өйрәнүгә кагыла”, - дип белдерде Храмова.

“Географик диктант” беренче мәгариф акциясе 2015 елның 1 ноябрьдә үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100