news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сувенир продукциясе күргәзмәсе үткәреләчәк

Казанда сувенир продукциясе күргәзмәсе үткәреләчәк

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 21 апрельдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә сувенир продукциясе күргәзмәсе ачыла, анда республиканың 40 сәнәгать предприятиесе һәм ТР Халык сәнгате һөнәре һәм кәсебе үсеше үзәгенең 60 остасы катнашырга теләк белдергән. Күргәзмә Казанның 1000 еллыгына әзерлек кысаларында оештырылган.

Татарстан башкаласының юбилее якынлашкан саен сыйфатлы, үзенчәлекле милли сувенир продукциясенә ихтыяҗ артуы сер түгел. Иң яхшы үрнәкләр экспозициядә тәкъдим ителәчәк. ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, күргәзмәне үткәрүнең максаты - сувенир продукцияләрне җитештерүчеләр һәм сатучы предприятиеләр арасында ныклы элемтә урнаштыру. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү вакытында сувенир продукциясе шәһәрнең 120 сәүдә ноктасында сатылачак, аларның күбесе төп чаралар үткәреләчәк Вахитов районына туры килә.

21 апрельдә күргәзмә кысаларында әлеге мәсьләләрне хәл итү өчен республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, сәүдә һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашында "түгәрәк өстәл" үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot