Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда суүткәргеч торба өзелү сәбәпле, Четаев урамында транспорт хәрәкәте чикләнгән
Казанда суүткәргеч торба өзелгән. Четаев урамында транспорт хәрәкәте чикләнгән. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
Четаев урамы, 14 адресында салкын су үткәргеч торба өзелгән. Су юлга аккан. Бу транспорт хәрәкәтенә комачаулый.
Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга бу участокта аеруча сак булырга һәм маршрутны алдан планлаштырырга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз