Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда сурдотәрҗемәле һәм тифлокомментарийлы балалар спектакле күрсәтеләчәк
Начар ишетүче, начар күрүче балаларга яраклаштырылган “Дикий” спектакле сурдотәрҗемә һәм тифлокомментарий белән барачак.
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Казанда Яшь тамашачы театрында 27 апрельдә 13.00 минутта начар ишетүче һәм начар күрүче балалар өчен беренче тапкыр бер үк вакытта тифлокомментарий һәм сурдотәрҗемә белән баручы балалар спектакле күрсәтеләчәк. Бу хакта Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева спектакльга багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Сурдотәрҗемәче сәхнәдә булачак, ишарәләр, кул хәрәкәтләре ярдәмендә начар ишетүче балаларга спектакль эчтәлеген җиткерәчәк. Бу вакытта тифлокомментатор аерым бүлмәдә монитордан спектакльне карап, сәхнәдәге күренешләрне начар күрүче һәм күрмәүче балалар өчен яраклаштырып колакчыннар аша сөйләячәк”, - диде Айгөл Горнышева.
Спектакльне начар ишетүчеләр, начар күрүчеләр өчен яраклаштыруда Татарстан мәдәният министрлыгы, “День добрых дел” хәйрия фонды ярдәм иткән. “Татарстанда 70 меңнән артык начар күрүче инвалид бар, шуларның 1,5 меңе Казанда яши. Кызганыч, бу кешеләрнең күбесе мәдәният өлкәсеннән чикләнгән”, – диде “День добрых дел” хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов.
Россиядә тифлокомментарий бирүче белгечләр нибары 100 кеше, шуларның икесе - Казанда. “Тифлокомментарий белгечлегенә теләсә кем укырга керә алмый, укырга кергәндә, конкурста тест үтәргә, психологик параметрлар буенча туры килергә кирәк”, - диде тифлокомментарий бирүче белгеч Гөлүсә Закирова.
- Тифлокомментарий – ул күзе начар күргән кешеләргә предмет, тирәлек яисә хәрәкәтне сүзсез лаконик рәвештә тасвирлап бирү процессы. Сукыр кеше тифлокомментатор ярдәмендә үзе күрмәгән визуаль образларны һәм хәрәкәтләрне аңлый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз