news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Шүрәле бозда» симфоник оркестрлы боз тамашасы була

Казанда «Шүрәле бозда» симфоник оркестрлы боз тамашасы була
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан башкаласында Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы мотивлары нигезендә беренче тапкыр симфоник оркестр белән боз тамашасы тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә булачак шоу турында тулырак «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә оештыручылар сөйләде.

«Тамаша нигезенә «Шүрәле» балетының сюжеты салынган, чөнки 26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Фәрит Яруллин музыкасы кулланыла, әмма сез Модест Мусоргский, Петр Чайковский, Сергей Прокофьев кебек рус композиторларының әсәрләрен дә ишетәчәксез», – дип сөйләде «Мәскәү-Татарстан» проектының сәнгать җитәкчесе Тимур Гафитуллин.

Шоуда 130 башкаручы катнаша: боз һәм цирк труппаларында 55 кеше һәм оркестрда 75 кеше. Тамашаның сәнгать җитәкчесе – хореограф-куючы Татьяна Касаткина.

«Акробатика, пиротехника, ут, һава булачак. Шуңа күрә шактый масштаблы тамаша килеп чыгарга тиеш. Шулай ук колга аякта чыгу булачак. Җен-пәриләр һәм туй белән масштаблы күренешләр күрсәтәчәкбез», - диде ул.

Боз тамашасын оештыручылар шулай ук татар әкиятендәге персонажларның аермалы үзенчәлекләренә игътибар итте. Аерым алганда, алар Шүрәлене кешелекле антагонист дип тасвирлады.

«Европа мәдәнияте Россиянекеннән кардиналь рәвештә аерыла. Европа әкиятләрен карасак, алар балаларча түгел, ә чын чынлап куркыныч. Мәсәлән, Шарль Перро әкиятләрен генә алыйк. Аларда чыннан да явыз көчләрнең гамәлләре, чын явызлык бар. Шүрәле исә кешелеклерәк образ, ул кешеләргә якынрак», - дип саный Гафитулин.

Сербиянең күп тапкыр чемпион булган спортчысы Елена Йованович уйнаган Сөембикә роленә килгәндә, образ шактый ябык һәм тыйнак килеп чыккан. Әзерлек барышында ул Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә «Шүрәле» балетында Сөембикә партиясен башкарган Александра Елагинаның киңәшләренә мөрәҗәгать иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100