news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Сулыш органнары авырулары” темасына фәнни-гамәли семинар узды

Казанда Россия белгечләре пневмония, ХОБЛ авыруларын кисәтү турында фикер алышты

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Казанда “Сулыш органнары авырулары” темасына фәнни-гамәли семинар узды. Аны Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты, Россия респиратор җәмгыятенең Татарстан бүлеге оештырды.
Семинар кысаларында белгечләр бүгенге көн өчен актуаль булган – пневмония, ОРВИ, грипп, ХОБЛ, бронхиаль астма, саркоидоз, тәмәке тарту кебек проблемаларны күтәрделәр. Җыелышта катнашкан белгечләр арасында Россия медицина фәннәре академиясенең Үзәк туберкулез фәнни-тикшеренү институтының пульмолонология бүлеге башлыгы Е.Шмелев, Свердлау өлкәсенең штаттан тыш баш пульмонологы, профессор И.Лещенко, Россия дәүләт медицина университетының пульмонология кафедрасы доценты Н.Княжеская, Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясенең клиник фармакология кафедрасы профессоры В.Архипов һәм башкалар катнаштылар.
Татарстаннан семинарда республикабыз Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш пульмонологы, Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы мөдире профессор Александр Визель, Казан дәүләт медицина университетының 2-нче эчке авырулар кафедрасы мөдире профессор Рөстәм Хәмитов, госпиталь терапия кафедрасы доценты Светлана Якупова чыгыш ясадылар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot