news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Сульяк Болак урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

Хәрәкәттә чикләүләр кабель канализациясе төзелеше белән бәйле.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). 29 марттан 12 апрельгә кадәр Сульяк Болак урамындагы 20нче йорт янындагы мәйдан транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итүенчә, хәрәкәттә чикләүләр әлеге урында кабель канализациясе төзелеше белән бәйле.

Машина йөртүчеләргә вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы булу сорала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot