news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сукырлар өчен «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» укулары дәвам итә

Казанда сукырлар өчен «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» укулары дәвам итә
Фото: «Татар-информ» өчен Гамил Гыйбадуллин тәкъдим итте

«Ярдам-Помощь» фонды каршындагы күз авырулары булган кешеләрне тернәкләндерү проектының РФ Президенты Владимир Путин грантын кулланып ясалган өлеше тәмамланган. Бу турыда Казанда узган матбугат вәкилләре белән очрашуда хәбәр иттеләр.

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды каршында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен "Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм" исемле тернәкләндерү курслары эшләп килә. Шуларның җидесендә 245 сәламәтлеге чикле кеше бер ел ярым аралыгында укыган һәм тернәкләнү үткән», — диде «Ярдәм» фондының матбугат сәркатибе Гамил Гыйбадуллин.

Проектта Төмән, Курган, Чиләбе, Махачкала, Самара, Татарстан, Удмуртия, Кавказ һәм башка төбәкләрдән сукырлар катнашкан.

Гамил Гыйбадуллин әйтүенчә, күрмәүчеләр белән эшләүнең төп максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешене гадәти кешегә әйләндерү. «Кешене социаль тернәкләндерү күрмәүченең үзенең активлыгыннан да тора, ә күзе күрә торган кешеләр моның өчен тиешле шартлар булдырырга тырышты», — диде ул.

Сукырлар өчен сәламәтләндерү курслары оештыру буенча зур белгеч, «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова инвалидларны оптимист, тырыш булырга өйрәткән.

Күп кенә сукырлар ялгызлык, бер кешегә дә кирәк булмау, бер әйбер дә эшли алмау хисен кичерә. «Әлеге проблемадан чыгу юлы — социальләшү. Бу җәмгыяттән дә, инвалидның үзеннән дә тора. Шуңа да безнең максат, коммуникация булдыру, аларда яшәргә теләк уяту. Һәм проект шул юнәлештә эшләде», — дип саный Мәликә Гыйльметдинова.

Проект 2006 елда эшчәнлеген башлап җибәргән булган. Тәҗрибә туплап, методикалар төзеп, белгечләр булдырылган. Шуның дәвамы булып 2023 елда яңа сулыш белән «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» дип аталган проект үз эшен башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100