news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сукбайларга бушлай кайнар аш һәм кием-салым тараттылар

Бүген, 5 декабрьдә, Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанда Борһан Шаһиди скверында сукбайларга һәм мохтаҗларга кайнар ризык ашатты, бал, шулай ук кышкы кием өләште. Мохтаҗларны беренче һәм икенче ризык (итле аш һәм пылау), ипи, чәй һәм десерт белән сыйладылар.

Фонд хезмәткәрләре бер сәгать эчендә 50дән артык кешене ашатты. Шул ук сандагы мохтаҗлар үзләре белән бал һәм кышкы кием алып китте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бушлай хәйрия ашлары фонд тарафыннан Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда дүшәмбе һәм җомга көннәрендә оештырыла. Хәйрия ашларына килүчеләр барысы да мохтаҗлар – сукбайлар, ятимнәр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр тормыш хәленә эләккән ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр.

Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук Имәнлек урамындагы Ветераннар йортында яшәүчеләр өчен чәршәмбе көннәрендә хәйрия ашлары оештыра. Бушлай кайнар порцияләр белән сәламәтлеге чикле өлкән яшьтәге кешеләр, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәм ветераннарның тол хатыннары, Ленинград блокадасында булучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары тәэмин ителә.

Гомумән алганда, Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан атнасына 150 сукбай һәм мохтаҗ кеше өчен хәйрия ашлары оештырыла. Ә 2022 елда махсус термослардан таратылучы кайнар ашлар белән барлыгы 3 меңнән артык кеше тәэмин ителде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100