news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сугышта катнашкан журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Казанда сугышта катнашкан журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Күпьеллык традиция буенча, тантана Җиңү көне алдыннан «Татмедиа» бинасы янында узды. Анда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры Әнәс Әскәров катнашты.

Фото: © «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

«Бүген буыннар бәйләнеше аеруча сизелә. Безнең коллегаларыбыз хәрби корреспондентлар сыйфатында махсус хәрби операция барышын яктырткан көннәрдә өлкән иптәшләренең тарихы алар өчен үрнәк булып тора. Без Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклауга өлеш керткән фронтовикларны хәтерлибез һәм хәзерге заман сугышчыларына хөрмәт күрсәтәбез», – диде Айдар Сәлимгәрәев чыгышында.

ТАССР Язучылар һәм Журналистлар берлекләре сугыш елларында сугышчыларга актив ярдәм күрсәтә. Республиканың күпчелек язучылары һәм журналистлары Бөек Ватан сугышында катнашкан, шул исәптән хәрби хәбәрчеләр сыйфатында да. Һәр фронтта татар телендә газета чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot