Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган танкистларны искә алдылар
Казанда Бөек Ватан сугышында, Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә һәм Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган сугышчы-танкистларны искә алдылар. Бүген Танкист-сугышчыларга дан монументы янында тантаналы чара булды.
Россия Герое Дамир Исламовның әти-әнисе, Россия Герое Алексей Козинның әнисе һәм Советлар Союзы Герое Семен Коноваловның кызы чәчәк салу һәм искә алу өчен килде.
«Миңа сөйләве кыен, һәм мин күптән түгел генә Украинадагы махсус операция вакытында уллары һәлак булган ата-аналарны бик аңлыйм. Улымның үлгәнен белгән көннәрдә мин яшәргә теләмәдем. Шулай да мин үземне кулга алдым һәм улым истәлеге өчен яши башладым», - диде Алексей Козинның әнисе Лариса ханым.
Сугышчы-танкистларга һәйкәлне «Ветераннар скверы»нда урнаштырдылар. Ул 2015 елның 7 маенда ачылды. Бу – Сугышчы-танкистларга Россиядә бердәнбер дан монументы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз