news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сугышу сәнгате буенча "Tatfight" Халыкара профессиональ турнир уза

Турнир кысаларында "Mix Combat" стилендә 9 сугыш чарасы, киокусинкай, панкратион һәм бокс була

  (Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Максим Кирилов). 5-7 февральдә Казанда сугыш сәнгате буенча "Tatfight" Халыкара профессиональ турнир уза. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА матбугат конференциясендә Россия кара-каршы сугышу сәнгате берлегенең Татарстан буенча филиалы башкарма комитеты җитәкчесе, "Tatfight" профессиональ хәрби лигасы генераль директоры Александр Даренков сөйләде.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм физкультура-савыктыру эше бүлеге башлыгы Станислав Андреев, «Барс профи» сугышчылар клубы башкаручы директоры Рамил Фазлыев, ТР үзоборона комбатлары федерациясе вице-президенты Иван Платцев һәм "Tatfight" профессиональ сугышчылар лигасы президенты Рушан Минһаҗев журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

“5-7 февральдә Татарстанда сугыш сәнгате буенча профессиональ спорт өлкәсендә мөһим вакыйгалар булачак. Узган елдан башлап республикада "Tatfight" халыкара турнирлары үткәрелә башлады, - дип сөйләде А.Даренков. – Әмма, турнирдан тыш, танылган кешеләр, йолдызлар белән очрашу да каралган. Шулай итеп, 5 февральдән турнир чаралары тай боксы буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы, К-1 буенча Европа чемпионы, сугыш сәнгате буенча төрле халыкара турнирларда күп тапкыр җиңүче Җаббар Әскәров белән мастер-класстан башлана”.

Даренков сүзләренчә, моннан тыш 6 февральдә Казанның “Тандем” комплексында сугыш сәнгате буенча "Tatfight" халыкара профессиональ турнир сугышчыларын үлчәү тантанасын карарга мөмкин. Кич шунда ук «Мисс Ринг Герл» конкурсына нәтиҗә ясалачак. Ә 7 февральдә «Эрмитаж» да турнир узачак.

Турнирда 18 заявка бирүче һәм Россия белән Белоруссиядән якынча сайлап алу этапларын узган сугышчылар катнаша. Алар рингта бертөрле авырлык һәм бер яшь категориясендәге көндәшләре белән очрашачак. Оештыручылар сүзләренә караганда, сугышчылар һәрберсенең рейтингы (җиңүләр, җиңелүләр) буенча парлашкан. Тамашачылар "Mix Combat" стилендә 9 сугыш чарасын, киокусинкай, панкратион һәм бокс карый ала.

Шулай итеп, ярышларда катнашкан өчен 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган, җиңүчеләргә – 20 мең сум. Оештыручылар белдерүенчә, җиңүчеләргә бүләкләр, шулай ук турнирны үткәрү өчен иганәчеләр, ярышлар партнерлары һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100