news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Сугышчан дуслар” иҗтимагый оешмасы активистлары очрашуы узачак
Чара “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге тарафыннан оештырылган
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Сугышчан дуслар” иҗтимагый оешмасы активистларының 8 март бәйрәменә багышланган очрашуы узачак. Чара “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге тарафыннан оештырылган.
Бәйрәм очрашуында хатын-кызлар хөрмәтенә Татарстанның атказанган артисты Петр Серебряков һәм яшь җырчы Шерин Әл Анси башкаруында җырлар яңгыраячак, шулай ук гүзәл затларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылачак.
“Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шәһәр партия оешмасы исеменнән очрашуда катнашучыларны “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Наил Хөснетдинов, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) Республика комитеты рәисе Әхәт Юлашев һәм башкалар котлаячак. Хәтер китабы мөхәррире Анатолий Иванов ветераннарга Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында” дигән китап бүләк итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot