news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шугалакларның эш графигы вакытлыча үзгәрде

Бүген Казан паркларында шугалаклар шәһәр халкын һәм кунакларын үзгәртелгән җәдвәл буенча кабул итәчәк.

Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, «Черек күл» паркында шугалак 10:00 дән 21:00 гә кадәр эшли. Техник тәнәфес 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында шугалакка 10:00 дән 21:00 гә кадәр барырга мөмкин.

«Черек күл» паркындагы шугалакка килүчеләр өчен барлыгы 400 пар тимераяк арендага бирелә. Аренда пункты бинасында каһвәханә һәм китап кибете бар, анда җылынырга һәм ял итәргә мөмкин. Үз тимераякларың белән керү бушлай.

ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверындагы прокат пунктында өлкәннәргә һәм балаларга 150 пар тимераяк әзерләнгән. Үз тимераякларың белән керү бушлай.

Быел кыш ТР башкаласында тимераякта шуу өчен 101 урын каралган – 81 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары белән 20 шугалак. Эш режимын һәм прокат бәясен сылтама буенча белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100