news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда суга сикерү буенча «Татарстан Рәисе Кубогы» халыкара ярышлары узачак

1-5 ноябрьдә Казанның Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча халыкара ярышлар – «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» узачак.

Быел медальләр өчен Россиянең 13 төбәгеннән җыелган иң көчле спортчылар көрәшәчәк. Алар арасында: 2025 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры Никита Шлейхер, Европа чемпионы Мария Полякова, дөнья беренчелеге чемпионы Ульяна Клюева, Европа беренчелеге чемпионы Григорий Иванов, Россия чемпионнары Елизавета Кансо һәм Глеб Касьянов, шулай ук башка алдынгы спортчылар. Моннан тыш, турнирда 14-16 яшь категориясендәге яшүсмерләр, Россия беренчелегенең 12-13 яшьлек җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук Белоруссия һәм Казахстан спортчылары катнашачак.

Ярышлар программасында бер һәм өч метрлы трамплиннан, биш, җиде һәм ун метрлы вышкадан индивидуаль сикерүләр, шулай ук өч метрлы трамплиннан һәм вышкадан синхрон сикерүләр көтелә. Барлыгы 34 медаль җыелмасы уйнатылачак.

ТР Рәисе Кубогының финал этапларын VK платформасында «ФВВСР | прыжки в воду» төркемендә туры эфирда трансляцияләячәкләр: 1-4 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә һәм 5 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә.

Турнирны ачу тантанасы 1 ноябрьдә 14:30 сәгатьтә Казанның Сибгат Хәким урамы, 70 йорт адресында урнашкан Су спорт төрләре сараенда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot