news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда суга сикерү буенча дөнья беренчелегендә кытайлар икенче "алтын" яулады

Хуэйлин Чэнь өч метрлы трамплиннан сикереп, 445 балл җыйган.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Казанның Су спорты төрләре сараенда юниорлар арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелегендә Кытай спортчысы Хуэйлин Чэнь үзенең җыелма командасына икенче алтын медаль китерде, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.

Хуэйлин Чэнь өч метрлы трамплиннан сикерүдә 445 балл җыйган. Мексика спортчысы Мелани Эрнандес 441,75 балл белән икенче урында, Британиядән Кэтрин Торренс 433,65 балл белән бронза медаленә ия булган.

Дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы исәбендә әлегә өч медаль бар. Ярышлар 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot