news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда суфый музыкасы концерты уза

Суфый музыкасы – суфый шагыйрьләр әсәрләре буенча язылган дини музыка.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). 4 октябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суфый музыкасы концерты уза. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суфый музыкасы – суфый шагыйрьләр Руми, Буллех-Шаһ, Әмир Хосров һәм Хвадж Гулам Фарит әсәрләре буенча язылган дини музыка.

Суфыйлык кызгану һәм мәхәббәт турында җырлый. Бу музыканы бөтен дөньяда яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Концерт Россиядә яшәүчеләрне Һиндстан мәдәнияте белән таныштыру кысаларында узачак. 6 сентябрьдә Һиндстан илчелеге, Джавахарлал Неру исемендәге мәдәният үзәге һәм Мәдәният департаменты Мәскәүнең Кремль сараенда Һиндстанның ярты еллык фестивален ачтылар, ул 2019 елның мартына кадәр дәвам итәчәк.

Күп еллар дәвамында Россия белән Һиндстан арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Россия Һиндстан өчен сәяси, стратегик һәм икътисади төп партнерларның берсе. Әмма Һиндстан белән Россияне эшлекле партнерлык кына түгел, ә мәдәният өлкәсе дә бәйли. Россиялеләрнең Һиндстан традицияләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну белдерүе ике ил мөнәсәбәтләрен ныгыта һәм яңа дәрәҗәгә чыгара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100