news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда суд ЗАГСның элеккеге башлыгын өй сагында калдырды

Казанда суд ЗАГСның элеккеге башлыгын өй сагында калдырды
Фото: © Кирилл Гумиров / «Татар-информ»

Казанның Вахитов районы суды ТР Министрлар кабинеты ЗАГС бүлегенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинаны тагын өч айга өендә сак астында калдыру карары чыгарды.

Гөлшат Нигъмәтуллина белән бергә өй сагы астына ЗАГС җитәкчесенең элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗанов та җибәрелде. Хөкем ителүчеләр аңа кадәр чикләү чарасын бераз йомшартуны үтенгән иде.

«Әтием операциягә ятачак, чикләү чарасын читкә китмәү турында кул куюга алыштыруыгызны үтенәм», - диде Ренат Әхмәтҗанов.

Гөлшат Нигъмәтуллинаның адвокаты аның 27 яшьлек улы булуын, егетнең II төркем инвалид икәнен искәртте.

«Тикшерү тәмамланды, шаһитлардан сорау алынды, зур эш башкарылды. Мин эшсез калдым. Хезмәткәрләр барысы да белгәнен сөйләде. Мин беркайчан да беркемгә дә басым ясамадым - шаһитларның берсенә дә. Һәрвакыт өйдә сак астында калу таләпләрен тайпылышсыз үтәдем. Минем тәрбиямдә икенче төркем инвалидлыгы булган улым барлыгын исәпкә алуыгызны үтенәм. Чикләү чарасын аерым гамәлләрне тыю карарына үзгәртергә сорыйм», - диде суд барышында Гөлшат Нигъмәтуллина.

Тикшерү фаразынча, 2020 елда Әхмәтҗанов һәм ЗАГСның баш хисапчысы Ландыш Шәрәфетдинова идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина кушуы буенча хезмәткәрләрнең премияләрен урлаган.

Премияләр архивларны цифрлаштырган, шулай ук акт язмаларын латин графикасыннан рус теленә тәрҗемә иткән өчен бирелгән булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, Нигъмәтуллина 16 миллион сум акча алган һәм аны үз ихтыяҗларына тоткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100