news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда суд «Татфондбанк» идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещановны сак астына алды

2 апрельгә кадәр ул СИЗОда булачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казанда суд мошенниклык гамәлләрендә гаепләнүче «Татфондбанк»ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещановны 2 апрельгә кадәр сак астына алды. Дәүләт гаепләүчесе судтан Мещановны сәламәтлек торышы белән бәйле сәбәпләр һәм тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итүгә әзер булуын дәлил итеп китереп, аны өй сагында калдыруны сорады. Тикшерү шикләнелүчене 2 апрельгә кадәр сак астына алуны таләп итте.

Исегезгә төшерәбез, 28 февральдә полиция хезмәткәрләре Сергей Мещановны Мәскәү янында «ИК «ТФБ Финанс» эшчәнлеге буенча җинаять эшен тикшерү кысаларында тоткарлаган иде. Банкта Сергей Мещанов «ТФБ Финанс» «Керемле инвестицияләр» һәм «Керемле инвестицияләр Плюс» продуктлары өчен җаваплы булган. Бирегә "Татфонбанк" кертемчеләрен акчаларын күчерергә агитацияләгәннәр, ул акчалар исә Иминият кертемнәре агентлыгы суммаларына кертелмәгән.

Татарстан эчке эшләр органнарына «ТФБ Финанс» компаниясенең ышаныч инвестиция идарәсенә күчерелгән акчаларны урлау факты буенча 100ләп гариза кергән.

Китерелгән зыян якынча 90 миллион сум дип исәпләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100