Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда суд «Сөембикә» кафесын вакытлыча япты
Казанда суд антисанитария һәм эчәк таягы аркасында Габдулла Тукай урамындагы «Сөембикә» кафесын вакытлыча япты. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Прокуратура таләбе буенча ведомство хезмәткәрләре гомуми туклану йортын планнан тыш тикшерү уздырган. Алар кафеда юу һәм дезинфекцияләү чаралары булмавын, әзер һәм чи продукциянең бергә саклануын ачыклаганнар. Эшкә медицина тикшерүе, вакцинация һәм гигиена аттестациясеннән башка хезмәткәрләр кертелгән. Әзер ризыклардан алынган пробаларда һәм юынгычларда эчәклек таягы бактерияләре табылган.
Шәхси эшмәкәргә административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелде.
Суд «Сөембикә» кафесы эшчәнлеген 30 тәүлеккә тыю турында карар кабул итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз