news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда суд санитария таләпләренә җавап бирмәгән шәхси балалар бакчасы эшен туктаткан

Балалар бакчасы эшчәнлеге 30 көнгә туктатылып тора.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Мәскәү районы суды “Минем нурым” (“Мой лучик”) шәхси балалар бакчасы эшчәнлеген туктаткан. Сәбәбе – санитария кагыйдәләре бозылу. Бу хакта “Татар-информ”га судның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тикшерү барышында балалар бакчасында санитария таләпләре сакланмавын ачыклаган. Балалар бакчасы эшчәнлеге 30 көнгә туктатылып тора.

Балалар бакчасы башкаланың Декабристлар урамындагы 181б йортында урнашкан. Бакчада хәзер 17 бала исәпләнә, аларны өч тәрбияче карый. Телефоннан “Татар-информ” корреспондентына хәзерге вакытта бакчада буш урын юк, дип җавап бирделәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot