Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда суд приставына җинаять эше кузгатылган
Бер ир-ат, үзен суд приставы-башкаручы дип таныштырып, торакка үтеп керә һәм өйдәге мөлкәт белән кызыксына.
(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Казан шәһәренең Идел Буе районы прокуратурасы тикшерүе мәгълүматлары буенча, 2017 елның 18 июлендә, бурычлы ханымның милке буенча суд приставы тарафыннан мәгълүмат туплау вакытында бер ир-ат, үзен суд приставы-башкаручы дип таныштырып, торакка үтеп керә. Бурычлы кешенең милкен тикшерә-өйрәнә, балигъ булмаган балаларыннан ханымның милке куелган урыннарны сорый. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.
Ир-атның үзе белән кобурасы да була. Андагы коралга охшаган предметны ул балигъ булмаганнарны куркыту өчен куллана. Ирнең үзе белән шәхесен ачыклаучы документлар булмый.
Шул рәвешле, суд приставы-башкаручысы бурычлы кешенең гаиләсен алдалый.
Прокурор тикшерүеннән соң, үз вазифаларыннан явызларча куллану факты буенча эш кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз