news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда суд приставлары бурычлының машинасын тартып алган

Әлеге хатын-кызның ярты миллион сумлык бурычы җыелган.

(Казан, 2 февраль, “Татар-инфом”). Башкаланың Мәскәү районы суд приставлары 30 яшьлек хатын-кызның “Лада Калина” автомобиленә арест салу турындагы карар кабул иткән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хатын-кызның банктан алган автокредит бурычын түләмәү аркасында ярты миллион сумлык бурычы җыелган. Приставлар тарафыннан башкару эше 2015 елда ук кузгатылган була. Эш барышында аның шәхси автомобиле банкта залог буларак теркәлүе ачыклана. Бурычны түләү турындагы ышандырулар сүздә генә калып килгәч, приставлар машинага арест салырга булган.

Машинасын кире кайтарырга теләсә, бурычлы хатын-кыз 10 көн эчендә әҗәтләрен түләргә тиеш була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100