news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда суд приставлары "Алтын" сәүдә үзәген япты

Башкару гамәлләре Казанның Вахитов районы суды карары нигезендә үтәлгән

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген суд приставлары хезмәткәрләр һәм арендаторларга хәбәр итеп, шулай ук аларны алга таба ничек эш итәргә икәнне аңлатып, "Алтын" сәүдә үзәген япты.

"Бүген иртән районара аерым башкару производстволары бүлегенә сәүдә үзәгенең эшчәнлеген туктатып тору турында башкару кәгазе алынды. Бу башкару производствосы шунда ук үтәлергә тиешле гамәлләргә карый, шуңа да ук кичектергесез гамәлгә ашырылды", - дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Арсений Галиев. Көндезге өченчедә суд приставлары барлык эшен дә тәмамлады.

Ул шулай ук "Алтын" сәүдә үзәге эшчәнлеген туктату карарын Казанның Вахитов районы прокуратурасы таләбе буенча Вахитов районы суды чыгарган.

Элегрәк "Алтын" сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 36 тапкыр бозу очрагы ачыклану турында хәбәр ителгән иде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot