news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда суд приставлары алиментлар буенча бурычлыларны эзли башлый

“Яңа елга – бурычсыз” акциясе кысаларында, суд приставлары ай дәвамында гомумроссия рейдлары үткәрә.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Яңа елга – бурычсыз” акциясе кысаларында Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең барлык территориаль органнарында беренче тапкыр гомумроссия рейды узачак. Ул суд приставлары хезмәте эшендә социаль мөһим юнәлешләр булган алиментлар һәм хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерүгә багышланачак, дип хәбәр ителә идарәнең рәсми сайтында.

Рейд Казанда бүген, ягъни 4 нче декабрь 14 сәгатьтә, Голубятников урамы, 24 нче йорт адресы буенча башлана.

Бүген бөтен ил буенча суд приставлары милекләрен тикшерү һәм мөлкәтләренә арест салу максаты белән, бурычлыларның адреслары буенча рейдларга чыгачак. Шулай ук, эш урыннарында бухгалтерияләрнең алимент буенча бурычлары өчен хезмәт хакыннан тотып калу да тикшереләчәк. Әҗәтлеләрне һәм аларның милкен эзләү буенча эш тагын активлашачак. Суд приставлары бурычлыларны ниндидер хокуклардан һәм читкә чыгудан мәхрүм итүгә игътибар бирәчәк.

Мондый гомумроссия рейдлары ай дәвамында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot