news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда суд кыз баланы мәсхәрәләүдә гаепләнүчегә карата җинаять җаваплылыгын билгели

Әлеге хәл 11 декабрьдә булган, шикле кеше икенче көнне кич тоткарланган.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Казанның Яңа Савин районы суды 8 яшьлек кыз баланы мәсхәрәләүдә гаепләнеп тоткарланган ир-атка карата җинаять җаваплылыгын билгели.

“Мин үземне нигә бирегә китергәннәрен һәм нидә гаепләүләүләрен бөтенләй белмим. Юк, мин Казаннан түгел, мин Мәскәүдән. Өйләнмәгән, балаларым юк, йөргән кызым юк. Мин монда ни эшләгәнемне аңламыйм”, - ди тоткарланган Адель Шәрәфиев, журналистларның сорауларына теләми генә җавап биреп. 

Алдан “Татар-информ” агентлыгы җинаятьнең 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамында кылынуы хакында хәбәр иткән иде. Побежимов урамындагы бер йорт чормасында билгесез ир-ат 8 яшьлек кызны көчли һәм качып китә. Кыз бала сүзләреннән фоторобот төзелгән.

Ир-ат икенче көнне кич тоткарланган, патруль-пост хезмәткәрләре аны Яңа Савин районы йортлары подъездында баскычта йоклаган хәлендә тапкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100