Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда булмаган фатирлар саткан хатын-кызга суд хөкем карары чыгарды
Казанда суд 2,5 миллион сумга кешеләрне алдаган хатын-кызга хөкем карары чыгарды.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, хатын-кыз берничә җинаять кылган. Ул танышы булган ир-аттан бурычка 500 мең сум акча алган, ләкин акчаны кире кайтармаган.
Моннан тыш, ул тагын бер хатын-кызны 1,3 миллион сумга алдаган — аңа «Яңа горизонт» торак комплексында булмаган фатирын сатарга вәгъдә иткән. Шундый ук схема буенча тагын бер хатын-кызны 700 мең сумга алдаган.
Хатын-кыз үз гаебен танымаган, әмма суд аны гаепле дип тапкан. Аңа 3 ел 9 ай колония җәзасы билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз