news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда суд Алмаз Яфизовны тикшерү изоляторына җибәрде

Казанның Вахитов суды Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизовны тикшерү изоляторына җибәрде. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Искәртик, Яфизовны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнәләр. Суд аны 18 апрельгә кадәр сак астына алган.

Россия Иминлек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе оперативниклары ачыклаганча, 2022 елның ноябрь аеннан 2025 елның гыйнварына кадәр Яфизов Алабуга ком карьерында дәүләт җир асты байлыкларын эшкәртү хокукын алуга аукционнарда җиңү белән кызыксынган коммерция фирмалары мәнфәгатьләрен кайгырткан. Нәтиҗәдә катнашучылар аукционнарда гадел катнаша алмый.

«Татар-информ» га билгеле булганча, бу эш буенча зыян 420 мең сум салым һәм якынча 37,7 млн сум салым булмаган керемнәр тәшкил иткән. Җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot