news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда суд 11 кешене таптаткан машина йөртүчене ике айга тикшерү изоляторына җибәрде

Казанның Идел буе суды такси йөртүче булып эшләүче 30 яшьлек Евгений Крусевны ике айга кулга алды. Ул берничә көн элек Вишневский урамындагы тукталыш янында 11 кешене таптаткан.

Аны саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә, шул ук вакытта исерек хәлдә юл йөрү кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр. Шулай ук ул административ җәзага дучар ителгән килеш исерек килеш машина йөртүдә һәм ялган документлар ясауның ике очрагында гаепләнә.

«Крусев юл йөрү кагыйдәләрен боза, бу саксызлык зыян күрүченең сәламәтлеге өчен авыр нәтиҗәләргә китерде. Моннан тыш, Крусев, 28 февральдә, Түбән Новгород өлкәсендә, медицина комиссиясеннән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аңа штраф һәм бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү билгеләнә. Әмма Крусев, наркотик белән исергән хәлдә, руль артына утыра», - диде тикшерүче.

Моннан тыш, Крусев психиатр-наркологтан ялган белешмә сатып алган.

Судта Крусевка тикшерүгә комачаулый алмасын өчен сак астында тотуны билгеләргә кирәк, дип белдерде тикшерүче.

«Мин юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең барысыннан да гафу үтенәм. Мин болай килеп чыгуын теләмәдем. Миңа тикшерү изоляторындаа тоту белән бәйле булмаган чикләү чарасын билгеләвегезне сорыйм», - диде Евгений Крусев.

Суд Крусевны агымдагы елның 10 маена кадәр Тикшерү изоляторына җибәрергә карар чыгарды. Анда ул җинаять эшен карауны көтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100