news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда су туризмын үстерү турында сүз булды

Шәһәр туризмы үсеше юнәлешләре башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә барланды

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанны киләсе елга Казансу елгасы буенча карап йөреп булачак, ягъни суда экскурсияләр башланачак.

Бу хакта бүген Татарстан башкаласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә доклад белән чыккан Казан каласы Башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова белдерде, 2014-2017 елларда Казанда туризм үсеше программасы кысаларында шәһәрнең нинди күренекле урыннары калку итеп күрсәтеләчәге турында шәрехләмә бирде. Шәһәр туризмы үсеше юнәлешләре дип, докладчы паркларны яңартуны, пляж ялын тернәкләндерүне һәм Казансу буйлап экскурсияләр ачуны атады.

Аерым алганда, Е.Лодвигова сүзләренчә, киләсе елга Казанда су туризмын үстерә башлыйлар – Казансу елгасы буенча күзәтү экскурсияләре шуңа керә. Инде инвестор быел августта кирәкле суднолар кайтарткан да.

Казанда “шәһәр магнитлары”ның берсе буларак телгә алынган Иске Татар бистәсен алга җибәрү планлаштырыла: имидж мәгълүмати продукциясен, Иске Татар битәсе буенча маршрутлар күрсәтелгән аерым карталар һәм юл күрсәткечләр бастыру, бистәдә квест форматында программалар эшләп башкару, урамда фестивальләр үткәрү һ.б.

“2015 ел республикада парклар елы буларак игълан ителде. Без әлеге инициативаны хуплап, паркларны туристлык инфраструктурасының популяр объектлары итәргә ниятлибез”, - диде Евгения Лодвигова. Шул рәвешле, аның сүзләренчә, шәһәр парклары һәм скверлары җәлеп итү объектлары санала, яңартылган Горький үзәк мәдәният һәм ял паркы казанлыларның иң яраткан урыннарының берсенә әйләнде.

Шулай ук җәйге пляж ялы традицияләрен торгызу – аерым бер мөһим бурыч, дип, Евгения Лодвигова пляж зоналары тиешле мәгълүмат чыганакларында – терминалларда, карталарда, юл күрсәткечләрдә күрсәтеләчәген белдерде. Төзекләндерелгән яр буе әлеге юнәлештә яхшы адым булып тора. Хәзерге вакытта ул территорияләр велосипедта йөрү, очрашулар өчен популяр урын функциясен үти. Иске Татар бистәсе буендагы Кабан күле яр буе да игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. “Бу инфраструктура объекты гына түгел – бу саф һавада төрле фестивальләр үткәрү өчен мәйданчык булып тора, “Мәдәни күчеш” фестивале” моңа яхшы мисал”, - дип, ул шундый ял зоналары үсешенең перспективалы дип санавын әйтте.

Шулай ук гамәлдәге Сабан туе бәйрәме брендын елга бер түгел, ә ел әйләнәсе мини-Сабан туе рәвешендә файдалану, аларда халык һөнәрчелеге товарларын сату, фольклор коллективларын чыгару күздә тотыла. Казан эмблемасы Зилант – Аждаһаны да киңрәк файдалану, Арчадан Кыш Бабайны Казанга якынрак китерү һ.б. эшләр ниятләнә.

Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин, туризм буенча эш башланганда елына 460 мең турист килә торган булса, инде 1,5 млн. турист Казанга килеп киткән, дип, елына 1 млн. турист килүе – ул инде тармак, дип, канәгатьлек белдерде, шушы өлкәнең үсешенә китерер дип күрсәтелгән тәкъдимнәрне хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100