news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда су сата торган законсыз урнаштырылган илледән артык киоск сүтеләчәк

Казан хакимиятендә законсыз урнаштырылган тагын 69 объектны сүтәргә ниятлиләр, алар арасында су сата торган илледән артык киоск бар. Исемлектә шулай ук автофургоннар, сәүдә павильоннары һ.б. объектлар да урын алган. ТР башкаласы Башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында дөнья күргән боерыкта шулай диелә.

Үзбелдеге белән һәм законсыз төстә урнаштырган объект хуҗаларына аларны сүтү өчен дүрт көн вакыт биреләчәк. Моны эшләмәгән очракта, сәүдә нокталарын мәҗбүри рәвештә сүттереп, шәһәрнең Яңа Савин районындагы саклау базасына күчерәчәкләр.

Моннан тыш, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында кешеләр үзбелдеге белән урнаштырган сигез гаражны сүтәчәкләр. Моның өчен аларның хуҗаларына 17 июльгә кадәр вакыт бирелә. Гаражларны мәҗбүри рәвештә сүттергән очракта, алар Ферма-2 урамындагы саклау базасына урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100