news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда су коену сезонына әзерләнә торган пляжлар исемлеге игълан ителде

Башкаланың кайбер пляжларында төзекләндерү эшләре көтелә.

Казанда су коену сезонына әзерләнә торган пляжлар исемлеге игълан ителде
Султан Исхаков
(Казан, 29 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан башкаласында су коену сезонына әзерләнә торган пляжлар исемлеге билгеле булды. Бу хакта бүген Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде. 
 
Баш инспектор Казанда пляжларның су коену сезонына әзерләнүе турында әйтте.
 
"Тирән күл (Глубокое) буенча әлегә тендер уздырылмаган. Түбән елга аръягы (Нижнее Заречье - иск. Т-и) пляжы да әле әзер түгел. Комсомол күлендә төзекләндерү эшләре көтелә, бу якынча 2 атналык эш. Локомотив күлендә тикшерү узды, ялларга кадәр тагын бер тикшерү уздырырга ниятлибез. Анда коенырга рөхсәт булачак", - диде Юрий Венедиктов. 
 
Быел Зур Аккош күле янында җиһазландырылган яңа пляж ачу да күздә тотыла.
 
  • Гомумән алганда, Татарстанда 34 пляж исәпләнә. Шуларның сигезе су коену сезонына тулысынча әзер дип табылган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100