Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда су коену сезонына ун махсус җиһазландырылган урын әзерләнгән
Казанда су коену сезоны башланды. Ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Бүгеннән шәһәрдә биш муниципаль комлык һәм махсус җиһазландырылган биш ял итү урыны эшли башлады. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.
Казанда «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Тирән күл», «Комсомол күле», «Зур Аккош күле» комлыклары, шулай ук «Аккош күле», «Зөбәрҗәт күле», Җиңү паркындагы күл, «Олы Зәңгәр күл» һәм «Күзәмәт» ял итү урыннары ачылды.
Сезон ачылганчы масштаблы әзерлек эшләре үткәрелгән. Су астында йөзүчеләр рөхсәт ителгән барлык ял итү зоналарының төбен һәм яр буйларын тикшергән. Район администрацияләре инфраструктураны төзекләндерү эшләрен башкарган һәм чүплекләрне чистарткан.
Объектларның әзерлеген махсус комиссияләр тикшергән.
Су коену өчен яраксыз булган урыннарда кисәтүче такталар урнаштырыла.
Барлык рәсми комлыкларда һәм ял итү урыннарында 1 июньнән коткару постлары оештырылган. Алар көймәләр, кирәкле җиһазлар һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз