Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда су чаңгысы спорты буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге үткәрелә
Казанда 10 августтан 17 августка кадәр Түбән Кабан күлендә су чаңгысы спорты буенча беренче тапкыр Россия чемпионаты һәм беренчелеге үткәрелә. Ярышларда илнең барлык яшь категориясендәге иң көчле спортчылар – яшьләр (15 яшькә кадәр) белән бергә «Мастерс» төркемендәге спортчылар катнаша. Алар өч дисциплина өчен каралган бүләкләргә ия булу максатыннан ярыша, дип хәбәр итә Россиянең Су чаңгысы спорты федерациясе.
Төп чыгышлар – квалификация өчен, ярымфинал һәм финал ярышлары 13еннән 15 августка кадәр билгеләнгән. 16 август резерв көн итеп куелган. Катнашучылар өч дисциплина: вейкборд – катер, катер – озын җайланма (Wakesurf), катер – кыска җайланма (Wakeskim) төрләре буенча көч алыша.
Түбән Кабан күлендә ярышлар уздыру өчен старт ноктасы, тамашачыларга махсус мәйданчыклар, матбугат үзәге, партнерларның эш зоналары, җанатарларга аерым урыннар әзерләнә. Чара партнерлары кунакларга дип бай эчтәлекле күңел ачу программасын тәкъдим итәргә җыена.
«Казан Россиянең ярышларны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә сәләтле алдынгы спорт үзәкләренең берсе буларак билгеле. Су чаңгысы спорты буенча Россия чемпионатын һәм беренчелеген уздыру спортчылар, тренерлар, тармак белгечләре, бу юнәлешне яратучылар өчен мөһим вакыйга булачак. Казандагы турнир су чаңгысы спортын алга таба үстерүгә зур өлеш кертер дип ышанам», – дип билгеләп үтте Россиянең Су чаңгысы спорты федерациясе президенты Алексей Чернов.
Турнир Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Спорт резервы, Россия җыелма командаларының спорт әзерлеге үзәге, Россия Спорт фонды һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Ярышларны Россия күләмендәге «Россия Су чаңгысы спорты федерациясе» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Су чаңгысы спорты федерациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты оештыра.
Исегезгә төшерәбез, Казан Россия халыклары спартакиадасы уза торган җиде мәйданчыкның берсе итеп сайланды. Татарстан башкаласында ярышлар 11 спорт төре буенча үткәрелә. Спартакиадада илебезнең 12 меңнән артык спортчысы катнашыр дип көтелә. Ярышлар 1 августта башланган һәм алар 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз