news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Студентларның I музей проектлары фестивале ачыла

Фестивальнең төп максаты – Казан вузлары студентларын креатив музей проектларын эшләүгә стимуллаштыру

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, музей практикасы программаларын яхшырту һәм яшьләр аудиториясен музей эшчәнлегенә җәлеп итү кысаларында, КФУның Тарих музеенда Студентларның I музей проектлары фестивале үтә.

Фестивальнең төп максаты – Казан вузлары студентларын заманча җәмгыятьтә кызыклы һәм кирәкле булган креатив музей проектларын эшләүгә стимуллаштыру, дип хәбәр итә ТР ММ матбугат хезмәте.

Фестивальгә нигез салучылар: ТР Милли музее, КФУның Тарих институты, Филология һәм сәнгать институты һәм  Тарих музее.

I фестивальнең катнашучылары – 2012 нче елда музей практикасын үткән КФУ студентлары.

Практика соңында 18 эшлекле уен уздырылган, алардан 5 музей проекты фестивальдә катнашырга тәкъдим ителгән, алар арасында: «Туган авылым» музее - (авторлары: КФУның Тарих институтының 3 нче курс студентлары); Казан трамвае тарихы музее (авторлары: КФУның Филология һәм сәнгать институтының 1 нче курс студентлары); “Чор” (“Эпоха”) музее (авторлары: КФУның Тарих институты 2 нче курс студентлары); сәгатьләр музее (авторлары: КФУның Филология һәм сәнгать институты 4 нче курс студентлары); Туфан Миңнуллин йорт-музее (авторлары: КФУның  Филология һәм сәнгать институты 1 нче курс студентлары).

ТР ММ һәм КФУның Тарих музее белгечләреннән, музей практикалары укытучылары-җитәкчеләреннән торган жюри студентлар музей проектларын бәяли һәм җиңүчене сайлый. Фестивальдә катнашучылар дипломнар белән бүләкләнә, төп бүләк җиңүчегә биреләчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot