news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда студентларга Планетарийга керү билетына ташлама тәкъдим ителә

25-29 гыйнварда теләсә кайсы уку йортының студентлары КФУ Планетариена 50 процентлы ташлама белән керә ала.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). 25 гыйнвар Россиядә Студент көне буларак билгеләп үтелә, шулай ук аны Татьяна көне дип тә атыйлар. Казан федераль университеты бу уңайдан, 25-29 гыйнварда теләсә кайсы уку йортының студентлары өчен КФУның Планетариена керү билетына 50 процентлы ташлама тәкъдим итә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

КФУның Астрономия обсерваториясе базасында төзелгән заманча планетарий әле 2013 елда гына ачылган иде. Биредә күк йөзен телескоплар аша күзәтергә, интерактив экспозицияләр, астрономиягә багышланган күргәзмәләр белән танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot