news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда студентлар V Халыкара кыска метражлы кино фестивалендә катнаша

Фестиваль бишенче ел рәттән иҗади һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). 18-20 апрель көннәрендә студентлар Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Иди и смотри” V Халыкара студентлар кыска метражлы кино-теле фильмнар фестивалендә катнашачак. Бу хакта Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә.

Фестиваль бишенче ел рәттән студентларның милләтара һәм халыкара мөнәсәбәтләрен саклап калу һәм ныгыту, иҗади һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү, кино сәнгатен үстерү максатыннан үткәрелә.

Фестиваль программасы өч көнгә исәпләнгән. Аның програмасында остаз дәресләре, фильмнар күрсәтү, җиңүчеләрне бүләкләү каралган. Чарада югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, укучылар катнаша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot