news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Студентлар спорты декадасы старт алды

Спортның 8 төре буенча ярышларда меңнән артык студент катнаша

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген “Баско” боз сарае мәйданында I Студентлар спорты декадасы тантаналы рәвештә ачылды. Казанда декада беренче тапкыр “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында уза.
ТР “Буревестник” физкультура-спорт яшьләр җәмгыяте рәисе Әмир Харисов хәбәр итүенчә, Студентлар спорты декадасы Татарстанның 17 вузыннан меңнән артык студент катнаша. Алар баскетбол, волейбол, мини-футбол, хоккей, өстәл теннисы, йөзү, бадминтон һәм шахмат ярышларында көч сынашачак. Моннан тыш, Студентлар спорты декадасы тәмамланган көнне командалар өчен “Күңелле стартлар” узачак.
Әмир Харисов сүзләренчә, 25 октябрьдә “Ак Барс” Көрәш сараенда декадага нәтиҗә ясалачак. Биредә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Иң яхшы студентлар командаларына танылган спортчылар – Алинә Кабаева, Антон Сихарулидзе, Ирина Роднина, Светлана Журова һ.б. медаль, диплом һәм кубоклар тапшырыр дип көтелә. Шул ук көнне Көрәш сараенда Белградтта узган Универсиаданың Татарстан җиңүчеләре һәм призерларын хөрмәтләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100