news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Студентлар Россиясе” гомумроссия форумы башланды

Форум кысаларында ике гомумроссия конкурсы уза

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Казанда “Студентлар Россиясе” гомумроссия форумы башланды. Форум ачылышы тантанасы Универсиада авылында Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.

Россия студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе рәисе Вячеслав Адерихин сүзләренчә, мондый зур вакыйга күптән көтелде. “Без форумга җәйдән бирле әзерләндек. Әлеге форум ярдәмендә Казан алдагы биш көндә студентлар активлыгы үзәгенә әвереләчәк. Мин бу көннәр ачык, бай программалы һәм нәтиҗәле узар дип ышанам. Сез 2015 ел дәвамында эшләргә ярдәм итәрлек белем һәм тәҗрибә тупларсыз дип өметләнәм”, - диде ул ачылыш тантанасында.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин да форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм җиңү теләде. “Сезнең күбегез белем алачак, кайберләрегез конкурста да катнашачак. Сез барыгыз да-  позитив процесста катнашучылар. Биредә алган белем, энергетика һәм дуслыкны үз вузыгызга алып кайтуыгызны телим”, - диде ул.

Татарстан Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров, Казанда уза торган бу гомумроссия форумы студентлар өчен соңгы проект булмаячак, дип белдерде.

“Студентлар Россиясе” гомумроссия форумы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте тырышлыгы белән Россия студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе, Россия яшьләр берлеге, шулай ук ТР Студетнлар лигасы тарафыннан оештырылган. Казанда студентлар өчен мөһим вакыйга 21-26 ноябрьдә узачак, анда илнең 56 төбәгеннән 1,5 меңләп студент катнаша. Студентлар биш көн дәвасында 12 юнәлеш (медиа, студентлар ММЧ, халыкара студентлар хезмәттәшлеге, спорт, иҗат һ.б.) буенча проектлар эшли, киләсе елда алар гамәлгә куелачак. Секцияләрдә Александр Друзь, РФ атказанган артисты Николай Скорик, диджей Арчи, Мәскәү циркының баш режиссеры Евгений Шевцов һ.б. эксперт буларак чыгыш ясый.

Форум кысаларында "Россия ел студенты" һәм "Росссиянең иң чибәр студенты" Бөтенроссия конкурслары узачак. Россия студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе съезды "Студентлар Россиясе" форумының төп вакыйгасы булачак, ул 25 ноябрьдә "УНИКС" мәдәни-спорт комлексында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100