news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Студентлар Россиясе" форумы "Ел студенты" илкүләм премиясе финалын һәм "Россиянең иң чибәр студенты" Бөтенроссия конкурсын берләштерә

Казан биш көнгә студентлар активлыгы үзәгенә әвереләчәк - президент Элькин Искәндәров

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). 21-26 ноябрьдә Казанда "Студентлар Россиясе" гомумроссия форумы узачак, анда илнең 50 төбәгеннән 1,5 меңләп студент катнашачак. 

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сөйләгәнчә, агымдагы елның гыйнварында республика "Ел студенты" финалында "Россия ел студенты" конкурсын үткәрергә тәкъдим ителгән. Соңрак аңа тагын ике проект: "Студентлар Россиясе" форумы һәм "Росссиянең иң чибәр студенты" Бөтенроссия конкурсы да кушылган.

"Өч проектның да берләштерелеп, Татарстанда, Универсиада объектлары базасында үткәрелүе аеруча мөһим", - дип ассызыклады министр урынбасары. Россия Студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциацияләре рәисе Вячеслав Адерихин билгеләп узганча, Казан - илнең яшьләр үзәкләренең берсе. Аның шулай ук төрле зур вакыйгалар, шулай ук "Ел студенты" республика премиясен үткәрү тәҗрибәсе дә бар. Форумны һәм конкурсларның финалын үткәрү урынын сайлаган вакытта ТР Студентлар лигасы кебек көчле структура булу да зур роль уйнаган. 

Әйтергә кирәк, Россия студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе бер ел элек төзелгән. "Студентлар Россиясе" форумы - үзебезне бөтен илгә таныту, безнең хәрәкәтнең мөмкинлекләрен, илнең студентлары бердәмлеген күрсәтү мөмкинлеге дә", - дип саный Адерихин. Аның сүзләренчә, Россия студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе съезды "Студентлар Россиясе" форумының төп вакыйгасы булачак, ул 25 ноябрьдә "УНИКС" мәдәни-спорт комлексында уза.   

"Әлеге форум ярдәмендә Казан алдагы биш көндә студентлар активлыгы үзәгенә әвереләчәк. Бөтен шәһәр һәм төбәк алай илнең иң яхшы студентларын җыя алмый", - дип билгеләде Татарстан студентлар лигасы президенты.

Матбугат конференциясендә катнашучылар сүзләренчә, форумга Яшьләр эшләге федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Поспелов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре чакырылган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Экспертлар сыйфатында "Что? Где? Когда?"ның танылган уенчысы Александр Друзь, РФның атказанган артисты Николай Скорик, диджей Арчи, Зур Мәскәү циркы баш режиссеры Евгений Шевцов һәм башкалар чыгыш ясаячак.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100