news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда студентлар метанол белән агуланганнан соң җинаять эше кузгатылган

Полицейскийлар метанол белән агуланган студентларга алкогольне кем сатканын ачыклый.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан янында урнашкан Салмачы бистәсендә 12 студент метанол белән агуланганнан соң, «Сатып алучыларның тормышы һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, студентлар билгеләнмәгән сатучыдан хәмер сатып алган. Эшне тикшерү дәвам итә, диде ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Татарстан прокуратурасы җинаять эшен тикшерүне аерым контрольгә алды, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Элегрәк «Татар-информ» Казан янындагы Салмачы бистәсендә арендаланган коттеджда туган көн бәйрәм иткән вакытта 11 яшь кешенең метанол белән агулануы турында хәбәр иткән иде. Соңрак хастаханәгә агуланган уникенче студент мөрәҗәгать иткән.

Госпитализацияләнүчеләрнең өчесе — авыр хәлдә, калганнары уртача авыр хәлдә. Зыян күрүчеләрнең унысы Башкортстанда туып-үскән яшьләр, икесе — Казанда яшәүчеләр.

Полицейскийлар метанол белән агуланган студентларга алкогольне кем сатканын ачыклый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot