news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда студентлар фестивале — “PR көннәре” старт алды

КАИда үтүче әлеге чарада Россиянең 21 шәһәреннән, 35 югары уку йортыннан килгән 100дән артык студент катнаша


(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Казан дәүләт техник университетының 2 нче бинасында бүген “PR көннәре” старт алды. Студентлар фестиваленә, җәмәгатьчелек белән багланышлар буенча IV Бөтенроссия олимпиадасына быел илнең 35 югары уку йорты студентлары җыелган иде. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Мурмански, Хабаровски, Краснодар, Йошкар-Ола, Омски, Оренбург һәм башка күп кенә төбәкләр вәкилләре дә бар. Фестивальнең ачылыш тантанасында уку йорты җитәкчелеге, шулай ук ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе хезмәткәре Роман Беляков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка кунаклар да бар иде.
Беренче булып тәбрикләү сүзләре белән залдагыларга КАИның фән эшләре буенча проректоры Сергей Михайлов мөрәҗәгать итте. “Моннан 10 ел элек җәмәмгатьчелек белән багланышлар буенча белгечләр әзерләү кирәкме-юкмы дигән сорау һәм бәхәс булмады түгел. Ләкин, әйтергә кирәк, дистә еллык эшчәнлек дәверендә бу белгечлек үзенең кирәклеген раслады”, - диде ул.
Үз чиратында, С.Михайлов нәкъ менә PR буенча олимпиадага җыелган 100дән артык студентның җәмәгатьчелек белән багланышлар өлкәсендә мөмкинлекләрен сынаячагын һәм әлеге чараның камиллеккә бер адым икәнлеген дә билгеләп үтте. Роман Беляков белән Римма Ратникова да олимпиаданың әһәмиятенә басым ясап, аның елдан-ел ныгый баруына, төрле төбәкләрдәге югары уку йортлары студентларын үзенә җәлеп итүенә тукталды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: инде 6 нчы тапкыр Санкт-Петербург дәүләт электротехник университеты (ЛЭТИ), Воронеж техник университеты, М.Решетнев исемендәге Себер аэрокосмик университеты үз командаларын тәкъдим итә килә. Әстерхан дәүләт университеты, Ханты-Манси автономияле округының — Югра һәм А.М.Горький исемендәге Урал дәүләт университетларының фестивальдә беренче генә катнашуы.
Әйтергә кирәк, фестиваль-олимпиада кысаларында төрле конкурслар оештырыла. Алар арасында “Чит телләрне тирәнтен белү”, “Пресс-релизлар төзү буенча эшчәнлек”, “Корпоратив кичәләрдә милли үзенчәлек”, “Биредә тәмәке тартмыйлар!”, иганәчеләр конкурсы кебек бәйгеләр бар.
Мастер-классларның саны да шактый. Аларны танылган югары уку йортлары укытучылары — Мәскәү дәүләт университеты профессоры Людмила Минаева, Воронеж дәүләт университеты профессоры Лариса Паринова, Урал дәүләт университеты профессоры Консантин Киуру, “Старая площадь” консалтинг группасы президенты Светлана Колосова үткәрә. Моннан тыш, әлеге исемлектә казанлылар да бар.
КАИда үтәкрелә торган студентлар фестивале — коммерцияле булмаган федераль проект. Аны оештыручыларның берсе — мәгариф буенча федераль агентлык. Әлеге программа ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең яшьләр эшләре, спорт һәм туризм комитеты.
Бөтенроссия олимпиадасына 5 мартта йомгак ясала. Бу көнне шулай ук җиңүчеләр дә игълан ителәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot