Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда студент кызны 13 миллионга алдаган мошенник курьерлары кулга алынган
Казанда аеруча зур күләмдә мошенниклыкка катнашы булуда шикләнелгән ике ир-атны кулга алганнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, ир-атлар мошенниклык схемасында курьер ролен үтәгән, 22 яшьлек студент кыз аларның корбаны булган. Кыз аларга 13 млн сумнан артык акча биргән.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, аферистлар кыздан домофон кодын алыштыру сылтавы белән смс аша килгән кодны алган. Шуннан соң студент кызга төрле ведомстволарның ялган хезмәткәрләре шалтырата башлаган. Алар аны әти-әнисе фатирында «тентү үткәрергә» мәҗбүр иткән. Шуннан соң ул Удмуртия республикасының Воткинск пляжында курьер белән очрашкан һәм ир-атка 10 млн сум акчаны тапшырган.
Аннары аферистлар аны BMW автомобилен 3,5 млн сумга сатарга мәҗбүр иткән. Сатудан кергән акчаны ул шулай ук җинаятьчеләргә биргән. Акчаны тапшырганнан соң ук мошенниклар элемтәгә чыгудан туктаган.
«Полиция хезмәткәрләре ике шикләнелүчене ачыклаган. Икесенә дә йорт аресты рәвешендә чик кую чарасы билгеләнгән. Тикшерү дәвам итә», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз