Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда штрафлар булу-булмавын тикшерү өчен чат-бот эшләтеп җибәрәчәкләр
Казанда «Административ комиссия штрафлары» чат-ботын эшләтеп җибәрәчәкләр. Аның ярдәмендә штрафлар булу-булмавы турында белергә, шулай ук административ хокук бозу һәм акча түләү ысуллары турында мәгълүмат алырга мөмкин була. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
«Киләсе айда әлеге чат-бот тулысынча эшли башлаячак. Моннан тыш, штрафлар турындагы мәгълүматлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында гражданнарның шәхси кабинетларына Дәүләт автоинспекциясе штрафлары белән охшаш рәвештә килә», - дип ачыклык кертте нотыкчы.
2024 елның 7 аенда административ комиссияләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе хезмәткәрләре физик һәм юридик затларга карата төзекләндерү кагыйдәләрен бозу турында 135,3 меңгә якын эшне караган.135288 беркетмә төзелгән, 350 млн сумлык штраф салынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз