news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда стационар булмаган кибетләрне урнаштыру буенча сәүдә апрельгә билгеләнде

Эшмәкәрләргә сәүдә объектларын урнаштыру хокукы биш елга бирелә.

(Казань, 20 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Быелның апрелендә Казанның Кулланучылар базары комитеты шәһәр биләмәсендә стационар булмаган сәүдә нокталарын урнаштыру хокукы өчен беренче сәүдәләр оештыра.

Сәүдәгә 539 объектны урнаштыру хокукы куела. Бу хакта бүген шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов җиткерде. Эшмәкәрләргә сәүдә объектларын урнаштыру хокукы биш елга бирелә. Башлангыч бәя җир участогының кадастр бәясенә бәйле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot