news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Стариковлар гаиләсе концерт куя

Бүген Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә “Асылга кайту” проекты кысаларында Стариковлар гаиләсе концерты узачак

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә “Асылга кайту” проекты кысаларында Стариковлар гаиләсе концерты узачак.
Игорь Стариков һәм аның Алексей белән Степан исемле уллары рус һәм чит ил классикасы әсәрләрен башкарачак. Игорь Стариков Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано классын тәмамлый. Педагог, концертмейстер булып эшли, танылган эстрада һәм джаз музыкантлары белән хезмәттәшлек итә.
Улы Алексей Стариков – П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә фортепиано классында белем ала. Ул – К.Орбелян фонды стипендиаты, Парижда Скрябин исемендәге Халыкара конкурсы лауреаты. Степан исә – П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе шәкерте. Ул - “Сәләтле балалар” Мәскәү форумы лауреаты, күп кенә фестивальләрдә актив катнашучы.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, «Асылга кайту» проектының максаты - беренче укытучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерү, уңышлар турында халыкка белгертү. Концертны “Мастер-класс” иҗади мәктәбе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot