news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сталинград сугышының 80 еллыгына уникаль күргәзмә ачыла

2 февральдә 14:00 сәгатьтә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Иделдә ныгытма» дигән күргәзмә ачыла. Сталинград җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган экспозициядә 50дән артык экспонат тәкъдим ителәчәк. Сугышта катнашучыларның фотосурәтләре, документлары, шәхси әйберләре, шулай ук сугыш кырында табылган танклар һәм самолетлар детальләре куелачак.

«Ватан» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә оештырылган күргәзмә берничә тематик бүлеккә бүленәчәк. Экспозицияне карарга килүчеләр кораллар өчен медицина өстәлен, яралылар өчен су савытын, сугыш кырыннан танк һәм очкыч детальләрен күрә алачак. Шулай ук сугышчыларның шәхси әйберләре – тарак, китап һ.б», - диде музей-мемориалның фәнни хезмәткәре Анастасия Былинкина.

Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, күргәзмә кунаклары музей фондлары фотолары белән таныша алачак.

«Аерым алганда, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин фотолары комплексы белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук экспозициядә фронт көнкүрешен яктыртучы предметлар, документлар, күрсәтеләчәк. Мәсәлән, 1942 елда Сталинград янындагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Казан предприятиесенең хезмәткәрләре исемлеге», - диелә хәбәрдә.

Күргәзмә 2023 елның 23 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Музейга керү билетлар һәм Пушкин картасы буенча булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100